«Яңа ел хәзинәләрен эзләп»: уен программасы (6+)

23 нче санлы китапханәдә кышкы каникуллар вакытында балалар өчен «Яңа ел хәзинәләрен эзләп» дигән уен программасы үтте.

Новогодний..
23ф. игровая программа (2
23ф. игровая программа (2)
23ф. Игровая программа

Күңелле яңа ел музыкасы астында балалар мавыктыргыч, күңелле уеннар, яңа ел викториналары, табышмаклар, бәйгеләр дөньясына юл тотты. «Нәрсә ул Яңа ел?», «Яңа ел пазлы» уеннарында катнаштылар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә «сынаулар» үтеп, Кикимора урлаган бүләкләр тулы капчыкны кире кайтардылар. 
Укучылар шигырьләр сөйләде һәм әйлән-бәйлән уйнады. Төрле төсле, утлары балкып торучы гирляндалар һәм матур итеп бизәлгән чыршы балаларга могҗиза һәм тылсым хисен тоярга ярдәм итте. Катнашучылар бәйрәмчә маҗаралар рухына кереп чума алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: